Основная образовательная программа основного общего образования мбоу «Бишевская средняя общеобразовательная»

Главная страница
Контакты

    Главная страница


Основная образовательная программа основного общего образования мбоу «Бишевская средняя общеобразовательная»



страница17/30
Дата06.01.2017
Размер7,1 Mb.


1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   ...   30

Татарский язык (для русской группы)

  1. класс

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Боерыкфигыль. Хәзергезаман фигыленең төрләнеше.Өстендә, астында, янында, артында, алдында формаларын кабатлау. Сан. Сан төркемчәләре.Үткән заман хикәяфигыль. Инфинитив. Теләк белдерә торган аналитик фигыль. Инфинитив + булыша структурасын куллану. Өчен бәйлегенең җөмлә оештырудагы роле һәм урнашу урыны. Кереш сүзләрне сөйләмдә куллану.Җөмләдә сүз тәртибе.Сыйфат дәрәҗәләре. Мин. Син.Ул алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. –ныкы, - неке кушымчалы исемнәр.

  1. класс

Исемнәрнең тартым белән, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исем ясагыч кушымчалар. Сүз мәгънәсе. Сүзлекләр. Фигыль.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Үтенү, белдерү фигыль формалары Шарт фигыль. Барлык- юклык формасы. Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Сүзләргә аффикслар ялгану тәртибе. Билгесез үткән заманхикәяфигыль. Фигыльнең мәгънәләре. Сыйфат фигыль. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Юнәлеш килешен таләп итүче бәйлек: -га+ка. Килешләр. Фигыльнең барлык- юклык формалары. Җөмләнең баш кисәкләре. Билгеле үткән заманхикәяфигыль.Теләк белдерү төзелмәсе: барасым килә. Кереш сүзләр.Рәвеш . Сорау, күрсәтү алмашлыклары. Билгеле, билгесез киләчәкзаманхикәяфигыльнең барлыктазат-санбеләнтөрләнеше. Боерыкфигыльнең барлыктаһәмюклыктазат-сан беләнтөрләнеше. Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын(укый башлады, укып тора, укып бетерде), теләкне (барасым килә),мөмкинлек/мөмкин түгеллекне (бара алам, бара алмыйм) белдерә торган модаль мәгънәле аналитик формалы фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.



7 класс

Билгеле үткән заманхикәяфигыль. Хәлфигыль.Җөмләнең башкисәкләре: ияһәмхәбәр, аларарасындасызыккуелуочракларыбеләнтаныштыру. Сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибе. Билгеләү алмашлыклары. Сан. Алынма сүзләр.Иярчен кисәкләр.Тәмамлык. Аныклагыч. Сыйфатфигыльнең хәзерге һәм үткәнзаманформалары. Исемфигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Хәл. Билгеле һәм билгесез үткән заманхикәяфигыль.Теләк фигыльнең 1нче зат берлек һәм күплек сан формалары.Җыючы (һәм, да-да, та-та,ни...ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре.Ияртүче (әгәр, шуңакүрә) теркәгечләре. Исемнәр ясалышы. Ясалышы буенча сыйфат төрләре.Рәвеш төркемчәләре.Ияртүче (әгәр, шуңакүрә) теркәгечләрнесөйләмдәкуллану. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Шарт фигыль.



8 класс

Хикәя фигыльнең заман формалары (хәзерге, үткән, киләчәк). Хәлфигыль, аның ясалышы.Тезмә фигыль.Билгесез үткән заманхикәяфигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль .Сан төркемчәләре. Билгеләү, билгесезлек, юклык, тартым алмашлыклары.Сыйфатфигыльнең барлыктаһәмюклыктазаманформалары. Хәлфигыльнесөйләмдәкуллану.Бәйлекһәмбәйлексүзләр.Җыйнакһәмҗәенкеҗөмләләр. Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм), исем хәбәрле (Безнең гаиләбез тату) һәм тезмә фигыль хәбәрле (Мин укырга яратам) гади җөмләләр. Тиңдәш кисәкле җөмләләрне таный, аера белү. Хәбәрлек сүзләр. Ымлыклар.



  1. класс

Кушма җөмлә төрләре. Теркәгечлеһәмтеркәгечсез тезмәкушмаҗөмләләр. Иярченле кушма җөмлә. Иярченхәлҗөмләләрнең иярченурынҗөмлә, вакытҗөмлә, сәбәпҗөмлә, максатҗөмлә, шартҗөмлә, киреҗөмләләре.Аналитик, синтетик иярчен җөмлә. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куя һәм аларны тиешле интонация белән әйтә белү.Сөйләмнең иң зур берәмлеге- текст.
2.1.4. Татарская литература ( татарская группа)

  1. класс


Халык авыз иҗаты

Фольклор — күмәк халык авыз иҗаты. Фольклорның кече жанрлары. Балалар фольклоры (табышмак, такмак, санамыш, мәсәл һ.б.) турында кабатлау. Бишек җырлары (халык авыз иҗаты белән беррәттән, авторлар иҗат иткән бишек җырларын да өйрәнү). Әдәбият теориясе. Халык авыз иҗаты.



Татар халык әкиятләре

Халык авыз иҗаты төре буларак әкиятләр. Тылсымлы, хайваннар турындагы, тормыш-көнкүреш әкиятләре. Әкият геройлары үрнәгендә шәфкатьлелек, миһербанлылык тәрбияләү.≪Ак байтал≫ — тылсымлы әкият. Ат турында мәкальләр. Атка мәдхия. Тылсымлы әкиятләрнең поэтикасы. Тылсымлы әкиятләрдә фантастик элементлар.≪Үги кыз≫ — тормыш-көнкүреш әкияте. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт. Яхшылыгыңның да, начарлыгыңның да үзеңә кире кайтуы. Бумеранг принцибы. Кыерсытылган ятимнең, яхшылыкның җиңеп чыгуы, шәфкатьле, миһербанлы булуның

җимешләрен татуы. ≪Хәйләкәр Төлке≫ — хайваннар турындагы әкият. ≪Солдат боткасы≫, ≪Өч каләм≫, ≪Камыр батыр≫, ≪Кәтән Иваныч≫ әкиятләренең кайсы төргә керүен һәм нинди билгеләре буенча төркемләнүен ачыклау. Әдәбият теориясе. Әкият. Әкият төрләре. Әкиятнең төзелеше. Даими эпитетлар. Гипербола турында төшенчә. Чагыштырулар. Кабатлаулар. Инверсия. Әкияттә башлам, бетем, кульминация, чишелеш, төенләнеш, үстерелеш элементлары. Халык әкиятләренең вариативлыгы. Әкият геройлары, ярдәмче геройлар.
Халык иҗаты белән рухланып
Халык иҗаты әсәрләренә таянып, язучылар иҗат иткән мәсәлләр, Г. Тукай һәм Ә. Исхак, Г. Тукай һәм И. Крылов, Г. Тукай һәм Г. Шамуков язган исемдәш мәсәлләр. Уртак һәм аермалы яклары. Мәсәлләрне сәнгатьле уку. Әдәбият теориясе. Мәсәл жанры, читләтеп әйтү, сюжеты. Мәсәлләрдә хикәяләү, мораль. Киная. Аллегория. Мәсәл төзелеше. Бу жанрда иҗат итүчеләр.
Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре
Кол Гали турында белешмә. Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән данлыклы ≪Кыйссаи Йосыф≫ әсәре турында. Поэмадан өзекләр уку. Әсәрнең сюжеты. Поэманы өйрәнгән галимнәр турында белешмә. Әлеге поэманың бик күп шагыйрьләргә ≪шигъри азык≫ бирүе. Шәүкәт Галиевнең Кол Галигә багышланган шигыре.
Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре

Мөхәммәдьяр турында белешмә. ≪Нуры содур≫ поэмасыннан өзек (шигъри хикәят) уку. Хикәятнең мәгънәсе: игелекле эш-гамәлләр һич тә юкка чыкмый, ә бәлки артыгы белән кире үзеңә

кайта.

XIX йөз әдәбияты

Каюм Насыйри, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру*. ≪Патша белән карт≫*, ≪Бай һәм хезмәтче≫, ≪Аңгыралык бәласе≫ әсәрләренең халык авыз иҗатына нигезләнеп язылуы. ≪Әбүгалисина≫. Белем алуныңә .әмияте. Күңеле яхшылыкта булып, халыкка ярдәм итәргә теләгән Әбүгалисина һәм игезәге Әбелхарисның белем алырга омтылышлары. Тормыш юлларының аерылу сәбәпләре. Каюм Насыйри музее.



XX йөз башы татар әдәбияты

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы турында кыскача белешмә*. Башлангыч сыйныфларда шагыйрь турында өйрәнгәннәрне тирәнәйтү. ≪Су анасы≫*, ≪Эш беткәч уйнарга ярый≫ әсәрләре. Тукайның бала психологиясен сурәтләве, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте. Бари Рәхмәтнең ≪Эш беткәч≫ шигыре белән уртак һәм аермалы якларын күзәтү. Язучыларның бөек шагыйрь турындагы фикерләре. Кырлайдагы Тукай музее. Нәзыйрә жанры турында төшенчә.



XX йөз татар әдәбияты

Галимҗан Ибраһимов. Әдипнең тормыш юлы турында кыскача белешмә*. ≪Яз башы≫*, ≪Фагыйлә≫ хикәяләре. Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителеше. Әдәбият теориясе. Хикәя турында төшенчә. Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә*. ≪Алтынчәч≫* либреттосыннан арияләр тексты. Либреттодан өзекләр уку. Әдәбият теориясе: ария, либретто, строфа турында төшенчә, лирик герой.



Сугыш чоры әдәбияты

Муса Җәлил. Шагыйрьнең сугыш чорында язылган ≪Кызыл ромашка≫, ≪Җырларым≫, ≪Бүреләр≫ шигырьләре. Сугыш китергән фаҗига. Җиңүгә ышаныч. Үлемсезлек. Әдәбият теориясе. Баллада жанры. Харис Якуповның ≪Хөкем алдыннан≫ картинасы. Муса Җәлил музейлары. Рафаэль Мостафинның шагыйрьнең балачак елларын чагылдырган ≪Балыкчы Муса≫ хикәясе. Җәлил турында язучылар фикерләре. Фатих Кәрим. Шагыйрьнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. ≪Кыр казы≫*, ≪Ватаным өчен≫, ≪Сөйләр сүзләр бик күп алар...≫ шигырьләре. Ватан азатлыгы өчен көрәшкән солдат батырлыгы. Сагыну хисләре. Фатих Кәрим. ≪Гармунчы аю белән җырчы маймыл≫ әкияте. Әкияттә хайваннар образының бирелеше. Юмор хисе. Фатих Кәрим турында язучылар фикере. Гадел Кутуй. Әдипнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. ≪Сагыну≫ нәсере. Туган илен азат итүдә катнашкан солдат образы. Аның туган ягын, Ватанын сагынуы, җиңәчәгенә ныклы ышанычы. Әдәбият теориясе. Нәсер турында төшенчә. Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы турында кыскача белешмә. ≪Килделәр≫ хикәясе. Сугыш вакытында базга яшеренгән кешеләрнең фашистларга нәфрәте. Бала психологиясен сурәтләү. Сибгат Хәким. Шагыйрьнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. ≪Колын≫ шигыре. Сугышның хайваннарга да китергән фаҗигасе. Сибгат Хәким турында язучылар фикере. Сибгат Хәким музее. А. Пластовның ≪Фашист самолёты очып үтте≫ картинасы. Ләбиб Леронның ≪Фашист очып үтте≫ шигыре. Уртаклык һәм аерымлыклар.



Сугыштан соңгы чор әдәбияты

Ренат Харис. ≪Ветеран дәфтәрләр≫ шигыре. Сугыш чоры язмалары, истәлекләр. Аларның бүгенге көндәге әһәмияте. Әдәбият теориясе. Троплар: метафора, чагыштыру. Фатих Хөсни. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Чыбыркы≫* хикәясе. Һөнәр сайлау проблемасы. Авыл кешеләре хезмәте. Ата белән бала, күршеләр, малайлар арасындагы мөнәсәбәт. Бала характерының формалашуы. Роберт Әхмәтҗанов. Шагыйрьнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. ≪Солдатлар≫ шигыре. Сугыш яраларының онытылмавы. Мәңгелек утның батырларга дан җырлавы. Тирән хисле шигырьләрнең җырга әверелүе. Нәби Дәүли. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Бәхет кайда була?≫* шигыре. Хезмәт яраткан кешенең бәхетне табуы. Кайсы чорда яшәсәң дә, хезмәтнең, тырышлыкның роле. ≪Кар нинди җылы≫ хикәясе. Өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт. Кечкенә балаларның да зурлар арасындагы мөнәсәбәтләргә битараф түгеллеге. Бәхетле булу өчен, әни генә түгел, әти дә кирәклеге. Бала психологиясенең бирелеше. Фәнис Яруллин. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Зәңгәр күлдә ай коена≫* әкияте. Яхшылыкка каршы яхшылык белән җавап бирү. Эчке матурлыкның ямьсезлекне

җиңүе. ≪Бөтенесе кирәк≫ шигыре. Без — табигать баласы. Табигатьнең серле матурлыгы. Кешенең табигать өчен җаваплылыгы. Резеда Вәлиеваның ≪Бәхет≫ шигыре. Бәхет төшенчәсе. Аның киң кырлылыгы. Туган илеңдә уку, эшләү, чыныгу — чын бәхет.

Туган ил, туган як

Нәкый Исәнбәт. Әдипнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. ≪Туган ил≫ шигыре. Туган як турында картиналар. Нәҗип Мадьяров. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. ≪Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем≫ шигыре. Сибгат Хәким. ≪Бер горурлык хисе≫, ≪Башка берни дә кирәкми≫ шигырьләре. Фоат Садриев. ≪Тургай ни дип җырлый?≫ хикәясе. Сабан тургаеның моң-зары, шатлык-куанычлары. Балага биргән киңәшләре. Туган ягына мәхәббәт белән сугарылган җырлары. Эльмира Шәрифуллина. ≪Татарстан шуннан башлана≫ шигыре. Гөлшат Зәйнашева. ≪Үз илемдә≫ шигыре. Резеда Вәлиева. Шагыйрәнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. ≪Табигать баласына≫ шигыре. Р. Вәлиева турында фикерләр. Мөдәррис Әгъләмов. тормыш юлы турында кыскача белешмә. ≪Матурлык минем белән≫* шигыре. М. Әгъләмов турында каләмдәшләре фикере. Гамил Афзал. ≪Туган җиреңнән китмә≫ шигыре. Разил Вәлиев. ≪Туган телдә дәшсәм генә≫ шигыре. Кадыйр Сибгатуллин. ≪Шишкин наратлары≫ шигыре. Иван Шишкинның≪Нарат урманы≫ картинасы.



Тәрҗемә әсәрләр

А. Платонов. ≪Ягъфәр бабай≫ хикәясе* (Ф. Хәсәнова тәрҗемәсе). Дж. Родари. ≪Әбинең кошчыклары≫ хикәясе (Зөлфәт тәрҗемәсе). А. Экзюпери. ≪Нәни принц≫ әсәре (Р. Вәлиев тәрҗемәсе).



Язучылар иҗатында юмор

Алмаз Гыймадиев. ≪Телефонлы кәҗә≫, ≪Интернетта ALF≫, ≪Дианаларда кунакта≫ хикәяләре.

Ләбиб Лерон. ≪Зөһрә кыз — безнең авылдан≫ хикәясе, ≪Песи булсаң иде≫ шигыре. Роберт Миңнуллин. ≪Уйлап табучы≫, ≪Мин әгәр икәү булсам≫ шигырьләре. Шәүкәт Галиев. ≪Борау≫, ≪Эш кушып булмый≫ шигырьләре. Рафис Корбан. ≪Үзем≫ шигыре. Фәнис Яруллин. ≪Җыр калдырыйк≫ шигыре. Әдәбият теориясе: лирик герой, юмор, эпиграф, пародия.

6 класс

Халык авыз иҗаты

Халык җырлары. Җырларның туу тарихы. Халык җырлары турында әдипләр фикере.

Фәнис Яруллин. ≪Җыр≫ шигыре. Шагыйрьнең җырларга биргән бәяләмәсе. Җыр турында татар галимнәре — И. Надиров, К. Миңнуллин фикере.

Роберт Миңнуллин. ≪Җырны булмый үтереп≫. Халык җырларының төрләре: йола һәм уен җырлары, тарихи җырлар, лирик озын җырлар, кыска җырлар. Җыр турында татар халык

җырчылары фикере. Җыр турында мәкаль, табышмаклар.

Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре

Йосыф Баласагунлы. Биографик белешмә. ≪Котадгу белек≫ поэмасы. Поэмадан тел һәм белем турындагы өзекләр. Белемле, укымышлы, гадел, киң күңелле, сабыр, тәрбияле, әхлаклы кеше — автор идеалы.

Белем турында татар халык мәкальләре.

XVIII йөз әдәбияты

Габдерәхим Утыз Имәни. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. ≪Гыйлемнең өстенлеге турында≫ әсәреннән өзек. Белем — бәхет ачкычы. Укымышлы кешегә бәя. Җитәкчеләрнең, кешеләр белән эшләүчеләрнең белемгә мөнәсәбәте.

≪Татулык турында≫. Кешеләр һәм күршеләр арасындагы бәйләнеш. Дус, тату яшәүнең өстенлекләре.

≪Сату итү турында≫. Хыянәтсез сату итүнең фани дөньяда да, бакыйлыкта да үзең өчен кирәклеге. Сатучы һәм сатып алучы арасындагы гаделлек.

Мөхәммәдшәриф Габдрәшит улы. ≪Кәҗә бәете≫. XIX йөз язучылары белән танышуны дәвам итү. Бәет жанры турында төшенчә.

XIX йөз әдәбияты

Габделҗаббар Кандалый. Тормыш юлы турында белешмә. ≪Мулла белән абыстай≫ шигыре. Үз хезмәт вазыйфаларына кул селтәгән, бар уе ашау-эчүдә генә булган мулла образы. Сатирик үткенлеге, реалистик характеры һәм халыкчан тел-сурәтләү чаралары белән язылган әсәр. ≪Кыйссаи Ибраһим Әдһәм≫. Әсәрдә бирелгән бәйсезлек идеясе. Кешенең кадере мал-мөлкәттә, олуг дәрәҗәдә түгел. Алтын-көмеш, затлы киемнәрнең җәннәткә алып бармавы. Афоризмнар. Халык мәкальләре рәвешендәге канатлы сүзләр. Чарланган, җыйнак һәм акыллы әйтелгән икеюллы фикерләр.

Әдәбият теориясе. Юмор һәм сатира. Афоризм.

XX йөз әдәбияты

Габдулла Тукай. Алдагы сыйныфларда шагыйрь турында өйрәнгәннәрне тирәнәйтү. ≪Туган авыл≫ шигыре. Шагыйрьнең туган авылына мәхәббәте. Арчадагы Әлифба музее.

≪Шүрәле≫ поэмасы. Татар халык әкиятенә нигезләнеп язылуы. Кырлай табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану, темаларның сәнгатьчә хәл ителеше. Шүрәле һәм Былтыр образлары. Былтырның хәйләсе. Үлмәс әсәр буенча куелган ≪Шүрәле балеты≫.

Әдәбият теориясе. поэма жанры, балет.

≪Исемдә калганнар≫ әсәре. Шагыйрьнең авыр балачак еллары турында хәтерендә сакланган һәм башка кешеләр сөйләгән истәлекләргә таянып язылган әсәре. Ятим балага төрлечә мөнәсәбәт.

Габдулла — халык баласы.

Гаяз Исхакый. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Кәҗүл читек≫ хикәясе. Әсәрдә бала психологиясенең бирелеше.

Мәҗит Гафури. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Мәҗит Гафуриның Уфадагы мемориаль музей-йорты. ≪Ана≫, ≪Ана теле≫ шигырьләре. ≪Урман≫ шигыре. Шигырьне Р. Вәлиевнең ≪Урман≫ шигыре белән чагыштыру. Бер үк исемдәге ике әсәрдә язу үзенчәлекләрен билгеләү. Язучы әйтергә теләгән фикерне табу. И.Шишкинның ≪Кояшлы көндә нарат урманы≫

картинасы.

Һади Такташ. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты. Такташ турында истәлекләр. ≪Мокамай≫ шигыре. Кечкенәдән алынмаган тәрбиянең зурайгач төзәтә алмаслык хаталарга китерүе. Сыйн-

фый көрәш елларында үзенә дөрес юл табучылар һәм адашыпкалучылар язмышы. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте. ≪Иптәшләр≫, ≪Ак чәчәкләр≫ шигырьләре.

Әдәбият теориясе. Лирик герой, метафора.

Ибраһим Гази. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Онытылмас еллар≫ романыннан өзек. Беренче бөтендөнья сугышы елларындагы авырлыклар. Авылдагы ачлыкның кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә йогынтысы. Хәлим образы.

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты

Муса Җәлил. ≪Вәхшәт≫ шигыре. Фашистларның вәхшилеге. Котылгысыз үлем алдында калган ана һәм бала образлары. Фашистларга нәфрәт, изге Ватанны сакларга чакыру.

≪Имән≫ шигыре. Ялгыз имән образы. Үзеңнән соң онытылмаслык яхшы эшләр калдырырлык итеп яшәргә чакыру.

≪Чәчәкләр≫ шигыре. Балаларның чәчәкләр белән бәйләнеше. Нәниләрнең гөлләр кебек бәхетле яшәве өчен барган көрәш. Илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарны онытмау.

Нәби Дәүли. ≪Дошманнан үч алыгыз≫ шигыре.

Хәйретдин Мөҗәй. Фронтовик шагыйрьнең тормыш юлы турында белешмә. ≪Бүләк≫ шигыре. Туган яктан килгән бүләкләр һәм ут эчендә йөргән, туган илен, балаларын сагынган солдат уйланулары.

А. И. Лактионовның ≪Фронттан хат≫ картинасы.

Әхмәт Исхак. ≪Һөҗүмгә барганда≫ шигыре. Һөҗүмгә баручы солдатның табигать-ана белән сөйләшүе. Җиңүгә ышаныч.

Шәйхи Маннур. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Саубуллашу җыры≫, ≪Татар кызы≫, ≪Чәчәкләр һәм снарядлар≫ шигырьләре. Сугышка китүчене озату, аңа киңәшләр. Татар

кызларының сугышта күрсәткән батырлыгы. Табигатьнең (шомырт агачы) сугышчыларга ярдәме. Әдәбият теориясе. Инверсия.



Тыныч ил сагында

Мөхәммәт Мәһдиев. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Фронтовиклар≫ романыннан өзек. Сугыштан соңгы авыл тормышы. Мәктәпкә эшкә кайткан фронтовик егетләр. Кыенлыкларны җиңүдә җибәрелгән хаталар. Мәктәп тормышына алар алып килгән яңа сулыш.

Кави Латыйп. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. ≪Җиңү парады≫ шигыре.

Шәүкәт Галиев. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Аталы-уллы солдатлар≫ балладасы. Сакта торучы яшь солдат һәм мәңге яшь булып калган һәйкәл-ата образы.

Әдәбият теориясе. Баллада жанры.

≪Азатлык алып килгән сугышчы≫ монументы.

Шамил Маннапов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Тыңланмаган моңнар≫, ≪Солдатта булган диләр≫ шигырьләре.

Рөстәм Акъегет. ≪Мәңгелек ут яна мәйданнарда≫ шигыре. Җәүдәт Дәрзаман .≪Батырлык≫ шигыре.



Туган якның матурлыгын,

кирәклеген сурәтләгән әсәрләр:

Эльмира Шәрифуллина. ≪Туган җир≫.

Фәнис Яруллин. ≪Туган ягы кирәк кешегә≫.

Әмирхан Еники. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Матурлык≫ хикәясе. Әсәрдә сурәтләнгән эчке һәм тышкы матурлык. Бәдертдин образы. Аның иптәшләре, әнисе, әтисе һәм бабасы белән мөнәсәбәте. Ана һәм бала мәхәббәте. Хикәядә сурәтләнгән пейзажның роле.

Әдәбият теориясе. Хикәя жанры.

Мөхәммәт Мирза. ≪Балачак хатирәсе≫ хикәясе. Ишле гаиләдә икмәкнең кадере. Балаларга карата дустанә мөнәсәбәт. Балаларның әти-әниләренә хөрмәте.

Гомәр Бәширов. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Язгы сабан туйлары≫ (≪Туган ягым — яшел бишек≫ повестеннан өзек). Татар халкының милли бәйрәме — Сабантуй,

аңа әзерлек, милли гореф-гадәтләрнең бирелеше.

≪Сабан туе≫ (публицистика).

Сабан туе бәйрәменең борынгыдан килгән традицияләре, элекке чорда ничек үткәрелү тарихы.

Л. Фәттахов, Ш. Шәйдуллин, Г. Абдулловларның Сабантуйга багышланган картиналары.

Гомәр Бәширов. ≪Кунак кызлар килде утырмага≫ (≪Туган ягым — яшел бишек≫ повестеннан өзек). Татар халкының гореф-гадәтләре. Туганнар, күршеләр арасындагы мөнәсәбәт. Өмәләр,

күңел ачулар. Кешеләрнең күңел байлыгы.

Дания Гайнетдинова. ≪Ташлыяр Карлыгачы≫. Ташлыяр авылы сабан туе. Ат чабышында җиңгән Карлыгач кушаматлы ат. Кешеләр һәм атлар арасындагы бәйләнеш. Милли гореф-гадәтләрне сакларга омтылыш.



Тәрҗемә әсәрләр

Антон Чехов. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. ≪Анюта≫ хикәясе (Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе).

Һанс Кристиан Андерсен. ≪Борчак өстендәге принцесса≫ (П. Исәнбәт, Р. Вәлиева тәрҗемәсе).

Константин Паустовский. ≪Корыч балдак≫ хикәясе (Ф. Зыятдинова тәрҗемәсе).



Татар теле — энҗе-мәрҗән тулы тел

Хәсән Туфан. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

Аның туган телнең кыйммәтенә багышланган шигырьләре (≪И минем җандай кадерлем≫, ≪Туган тел≫). Хәсән Туфан музее.

Искәндәр Рафиков. ≪Әй туган тел≫ картинасы.

Наҗар Нәҗми. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. Татар теленә дан җырлаган ≪Туган тел≫ шигыре.

Равил Фәйзуллин. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. ≪Минем телем≫ шигыре.

Шәүкәт Галиев. ≪Туган телем≫ шигыре.

Роберт Миңнуллин. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. ≪Туган телемә≫ шигыре.

Гәрәй Рәхим. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. ≪А-ля-шэр туны≫ әсәре. Ана телен белмәүнең күңелсез нәтиҗәләре. Ирония турында төшенчә.

Ренат Харис. ≪Туган җирем≫. Туган җир матурлыгы, аны саклау проблемалары.

Нияз Акмал. ≪Кешеләргә карап≫ шигыре.

Язучылар елмая

Радик Фәизов. ≪Батыр әйтте≫ хикәясе.

Газиз Мөхәммәтшин. ≪Каз боткасы≫ хикәясе.

Эстон халык җыры. ≪Балыкчы≫.

Ибраһим Гази. ≪Мәүлия нигә көлде?≫ хикәясе.

Гамил Афзал. ≪Мыек борам шигыре.

Әсәрләрдә сурәтләнгән юмор. Аның кулланылу сәбәбе. Юмористик әсәрләрнең кеше тормышындагы роле.

7 класс

Халык авыз иҗаты

Риваять. Халык авыз иҗаты әсәрләреннән риваять җанры.Аның үзенчәлекләре.

«Болгар каласының корылуы турында», «Сихерче кыз», «Казан кайда корылган?» риваятьләре.

Р. Заһидуллинның «Казанның килеп чыгышы турында риваятьләр», Э. Турнереллиның «Казан кальгасы» картиналары.

Әдәбият теориясе. Риваять.

Легенда. Җанр үзенчәлеге. «Ярканат дөньяны ничек саклап калган?», «Зөһрә йолдыз» легендалары. Тарихи чыганаклар белән бәйләнеш.

Әдәбият теориясе. Легенда.

Казан ханлыгы чорына караган тарихи җырлар. «Сөембикә китеп бара», «Тоткын Сөембикә җыруы». Ф. Халиков. «Казан ханлыгы чорында Кремль».

Эпос-дастаннар. «Җик-Мәргән» әсәре.

Әдәбият теориясе. Эпос-дастан.

Әдәбият теориясе. Мәкальләр. Әйтемнәр.

Дөнья халыклары мәкальләре.



Борынгы әдәбият

Сәйф Сараи. Тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. «Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәре турында. Әсәрдән өзекләр уку. Борынгы әдәбиятта ике яшь йөрәк арасында туган мәхәббәтнең сурәтләнүе. Фаҗигале язмыш.



XVIII йөз әдәбияты

«Мәҗмугыл-хикәят»тән «Солтан Мәхмүд Газнәви һәм үткен сүзле, зиһенле фәкыйрь хикәяте» әсәрләре. Патша белән вәзир,патша белән халык, вәзир белән халык арасындагы бәйләнеш.Явызлык һәм яхшылык көрәшенең хәйлә белән хәл ителүе. Солтанның (патшаның) җиңелүе яки гафу үтенүе.

Әдәбият теориясе. Хикәят жанры. Жанр үзенчәлекләре турында. Н. Нәкъкаш-Исмәгыйльнең «Сабак бирә торган әсәрләр» хезмәтеннән өзек.

XIX йөз әдәбияты

Закир Һади. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. «Мәгъсум» хикәясеннән өзекләр. Мәдрәсәдә белем бирү. Балаларның рәнҗетелүләре. «Белем алу — энә белән кое казу» мәкалендәге фикер белән аваздашлык.



XX йөз әдәбияты

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Моңсу бер тарих» истәлеге. Х. Казаковның «Бәләкәй Апуш», В. Фёдоровның «Өчиледән — Кырлайга», Х. Якуповның «Тукай апасы Газизә белән» картиналары.

«Милли моңнар» шигыре. Халык күңелендә яралып, авырлыкларда сыгылмаска көч бирүче, моңы белән йөрәкләрне тибрәтүче «Әллүки» көенә дан җырлау.

«Шагыйрь» шигыре. Әдипнең шагыйрьгә биргән бәясе. Салкыннарда туңдырмаучы, картларга да җылы бирүче шигырьләргә мәдхия. О. Хәбибуллинның «Тукай портреты», И. Әхмәдиевнең «Тукай турында сюита» картиналары. Габдулла Тукайның Казандагы музее.

Мәхмүт Хөсәен. «Тукай — шигъри кыябыз» поэмасы. Цикл турында төшенчә.

Әхмәт Фәйзи. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турын-

да кыскача белешмә. «Тукай» романыннан өзек. «Җаек». Шагыйрьнең Җаектагы авыр да, кызыклы да, шагыйрь булырга ярдәм иткән тормыш юлы. Бер үк вакытта якын да, ерак та булган туганлык мөнәсәбәтләре. Дуслык темасы.

Дәрдемәнд. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә.«Видаг» шигыре. Туган илдән аерылу сагышының бирелеше. Аз күләмле әсәрләрдә тирән мәгънә белдерү. «Бәллү». Бишек җырының матур бер үрнәге. Ананың сабыена булган мәхәббәте чагылышы.

Нур Әхмәдиев. «Дәрдмәнд» поэмасы. Шагыйрьнең тормыш юлын шигъри формада сурәтләп бирү (биографик әсәр).

Галимҗан Ибраһимов. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Табигать балалары» әсәреннән өзек. Хезмәт кешесен данлау. Табигать һәм аның балалары арасындагы бәйләнеш. Татар халкында киң таралган өмәләр. Яшьләрнең активлыгы. А. Пластовның «Печән өсте», Р. Заһидуллинның «Печәнгә төшү» картиналары.

Әдәбият теориясе. Пейзаж.

1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   ...   30

  • 2.1.4. Татарская литература ( татарская группа) класс Халык авыз иҗаты
  • Халык иҗаты белән рухланып
  • Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре
  • Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре
  • XX йөз башы татар әдәбияты
  • Сугыштан соңгы чор әдәбияты
  • 6 класс Халык авыз иҗаты
  • Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре
  • Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты
  • Туган якның матурлыгын, кирәклеген сурәтләгән әсәрләр
  • Татар теле — энҗе-мәрҗән тулы тел